Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

7 декабрьдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, «Нур» яшьләр үзәгендә «Тикшерү алып барыла» дигән интеллектуаль-мәгълүмати квест узачак. Анда 14 яшьтән 30 яшькәчә булган югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашачак. Командада алты уенчы булырга тиеш. Әлеге чараның максаты булып студентларның игътибарын коррупция проблемаларына җәлеп итү һәм яшьләрнең интеллектуаль ял итү формаларын популярлаштыру тора.

Катнашучылар алдында чын детективлар булу һәм чынлыкта кем коррупционер булуын ачыклау тора. Биремне тиз арада һәм төгәл үтәгән командалар - истәлекле бүләкләр һәм дипломнар, ә калганнары катнашучы сертификатлары алачак. Квестта катнашу өчен 3 декабрьгә кадәр электрон почтага gsschelny@mail.ru гариза җибәрергә кирәк. Квест-уен 7 декабрьдә (җомга көнне) 10:00 сәгатьтә «Нур»яшьләр үзәгендә узачак.

Бу көнне шулай ук «Намуслылар буыны» коррупциягә каршы тематикага шәһәркүләм эшләр конкурсының җиңүчеләрен һәм призерларын игълан итәчәкләр.

Пәнҗешәмбе, 22 ноябрь 2018, 14:03