Дүшәмбе, 17 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Көрәш сарае бинасы «Кызыл тау» мәдәни-спорт үзәге һәм Тантаналар сарае арасында урнашачак.  Бу хакта бүген журналистларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 1400 кешегә исәпләнгән спорт объекты Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

«Бездә көрәш белән бәйле спорт секцияләре төрле спорт комплекслары буенча таратылды. Спорт комплекслары беркайчан да артык булмый. Балалар төрле спорт төрен ярата. Кемдер көрәш, сугыш сәнгате, футбол, йөзү, волейбол белән шөгыльләнә. Шуңа күрә төрле төркем кешеләр өчен төрле кызыксыну белән шартлар тудырырга кирәк. Көрәш сарае кирәк. Аны төзү карарын Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кабул итте. Көрәш сарае уңаеннан ТР дзюдо федерациясе президенты, Тикшерү комитеты җитәкчесе Павел Михайлович Николаев белдерүенчә, әгәр без Көрәш сараен төзесәк, секцияләрнең бер өлеше шунда күчәчәк, расписаниеләр челтәрендә вакыт калачак. Бүген көрәшчеләр шөгыльләнә торган залларда волейболчылар, футболчылар, спорт уен төрләре, гимнастлар шөгыльләнә ала», – диде шәһәр башлыгы.

Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 16:46