Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокаланың җәяүлеләр кичү урыннарында кисәтү язулары барлыкка килде. Уклар белән алар машина агымына күрсәтәләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре тамгаларны җәяүлеләрне еш бәрдерә торган урыннарга ясадылар. Акция юл-транспорт һәлакәте корбаннары атналыгы кысаларында узды.

Мәсәлән, машиналарга игътибар итәргә өндәүләр түбәндәге җәяүлеләр кичүләрендә барлыкка килде: Муса Җәлил – Батенчук (ике җәяүлеләр юлы); Яр Чаллы – Орловка; Муса Җәлил – Камснаб; Королев – Ш. Усманов (ике җәяүлеләр юлы).

Шәһәрнең ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков сүзләренә караганда, әгәр мондый тамгалаулар нәтиҗәле булса, тәҗрибә бөтен шәһәр буенча таратылачак.


Җомга, 16 ноябрь 2018, 08:54