Чәршәмбе, 26 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мэриядә эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча президент каршындагы Вәкаләтле вәкил урынбасары Венера Камалова автокала эшмәкәрләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Башкарма комитет вәкилләре дә катнашты. Өч яклы диалог форматында эшмәкәрләр проблемалары турында фикер алыштылар. Чакырылган һәр кеше Венера Камалова белән проблемаларын уртаклашты. Алар барысы да – тукталышларда сәүдә нокталары хуҗалары. Сорауларның күбесе җиргә аренда килешүенең озайтылуына кагылышлы иде.

Үз чиратында «Шәһәр төзелеше үсеше хезмәте» директоры Ленар Сәлмәнов, барлык сәүдә объектлары буенча да йөреп, тикшерүләр уздырылуын аңлатты.

«Без транспортны көтү пунктларында урнашкан һәр объектны тикшереп чыктык. Бүген Чулман, Сөембикә, Мәскәү, Җиңүнең 40 еллыгы магистраль проспектларын реконструкцияләү бара. Реконструкция барышында зур проект эшләре башкарыла. Проектлау барышында белгечләр законда билгеләнгән техник таләпләр, нормаларга йөз тота, алар нигезендә сәүдә киосклары җәмәгать транспортын көтү мәйданчыклары чикләрендә урнаштырырга рөхсәт итми. Бу объектларның барысы да шунда урнашкан», - диде Ленар Сәлманов.

Шулай ук Ленар Сәлманов билгеләп үткәнчә, закон нигезендә ваклап сату объектлары җиңел конструкцияләрдән эшләнгән, ташландык фундаментлар һәм җир асты корылмалары урнаштыруны күздә тотмаган һәм капиталь булмаган корылмаларга керә. Моннан тыш, әлеге тукталыш павильоннары гомуми файдаланудагы җирләрдә һәм кызыл линияләр зонасында урнашкан.

Очрашуның нәтиҗәсе Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсенә документлар бирү турында килешү булды. Идарә җитәкчесе Ленар Гыйзәтуллин эшмәкәрләр белән очрашуга әзер булуын раслады. Үз чиратында Венера Камалова бәхәсле хәлләрне хәл итүдә максималь ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 17:15