Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

30 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган «Коррупциягә каршы иҗат» республика иҗади эшләр конкурсы башланды. Конкурста катнашучылар үз эшләрен дүрт юнәлештә тәкъдим итә алалар: видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш. Соңгы юнәлеш коррупциягә тискәре мөнәсәбәтне чагылдыра торган теләсә нинди эшләрне үз эченә ала, мәсәлән, открытка, шигырь, флешмоб, квест һәм башкалар.

Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар алачак, ә аларның эшләре Министрлыкның коррупциягә каршы чараларның реклама кампанияләрендә кулланылырга мөмкин.

Конкурс материаллары 2018 елның 16 ноябренә кадәр министрлыкның яңа бинасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт, каб.307 яки электрон почта буенча protivcorrupcii@gmail.com юлларга мөмкин. Бер катнашучыдан гаризалар саны чикләнмәгән. Җиңүчеләрне башкарма һәм закон чыгару хакимияте, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, иҗади эшләр булдыру өлкәсендә экспертлар билгеләячәк

Эшләр һәм бәяләү критерийлары белән конкурс положениесендә түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://bit.ly/protivcorrupcii. Оештыручыларга сорауларны электрон почта аша җибәрергә була: protivcorrupcii@gmail.com, шулай ук  +79377786108 телефоны аша шалтыратып та белешергә була.

Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 15:20