Чәршәмбе, 26 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Кама балалар медицина үзәге Халыкара җитлекми туган балалар көнен билгеләп үтте. Алтынчы ел рәттән КБМҮ табиблары үзләренең элеккеге пациентлары өчен чын бәйрәм оештыралар. Быел аны хастаханә стеналарында түгел, ә шәһәрнең эре сәүдә үзәкләренең берсендә уздырдылар. Балалар һәм ата-аналар өчен КБМҮ табиблары белән очрашу, аниматорлар һәм хастаханә клоуннарыннан күңел ачу, кызыклы конкурслар, концерт номерлары, аква-грим белән арт-зона оештырылды.

Чара вакытыннан алда бала табу, җитлекми туган балаларны карау-тәрбияләү  мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җитлекми туган сабыйларны «Сәламәтлек» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында, югары квалификацияле медицина ярдәме белән тәэмин итү өчен, Кама балалар медицина үзәгендә кыйммәтле җиһазлар куелган.

Җомга, 16 ноябрь 2018, 09:35