Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Бигеш" аэропортыннан Мәскәүгә Pegas Fly авиакомпаниясе рейсында бу ел башыннан бирле очучы 700 меңенче пассажир теркәлгән. Бигеш пассажир агымы артуга маршрут челтәре үсеше һәм билетларга тарифлар лоукосты ярдәмендә ирешелде. Әйтик, 2018 елның гыйнварыннан ноябрьгә кадәр Бигештән сигез яңа рейс ачылды. “Җиңү” лоукостеры Санкт-Петербургка рейс ачты, “РусЛайн” авиакомпаниясе Екатеринбургка, Минераль Сулар, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербургка рейслар челтәрен тулыландырды, “Азимут” авиакомпаниясе Бигештән Краснодар һәм Ростов-на-Донуга рейслар оештырды. Шулай ук халыкара һава линияләрендә Дубай шәһәренә чартер рейслары ачылды.

“Россиянең бөек исемнәре” проекты кысаларында Бигеш халыкара аэропорты, шул исәптән Россиянең башка 45 аэропорты да күренекле ватандашлары исемен алачак. Хәзерге вакытта аэропортка исем сайлау өчен тавыш бирү бара. Вариантлар арасында-Дмитрий Менделеев, Иван Шишкин, Андрей Туполев исемнәре тәкъдим ителә. Чаллылылар БөекИсемнәр.рф сайтында, “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә түбәндәге сылтамалар буенча: https://vk.com/app6745571, https://ok.ru/game/1272668672 үз тавышларын бирә ала. Шулай ук “кайнар линия” буенча тавыш бирү мөмкинлеге дә бар: 8-800-707-93-17.

Дүшәмбе, 19 ноябрь 2018, 13:18