Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Корниловна Шишовага 95 яшь тулды. Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Римма Газизова да кушылды.

Александра Корниловна Мамадыш районының Гремячка авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм 1968 елга кадәр туган авылында укытучы булып эшли. Кияүгә чыгып, гаиләсе белән Мамадыш шәһәренә күченә. Анда пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында тәрбияче була. 1984 елда Яр Чаллы шәһәренә килеп төпләнә.

Александра Корниловна өч бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 16 ноябрь 2018, 16:02