Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк район администрациясе «Шатлык» яшьләр үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вячеслав Зубарев ярдәме белән физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Һәрвакыт булсын кояш» сәнгать иҗаты шәһәр фестиваленең район турын уздырды.

Фестивальдә Үзәк районның биш учреждениесеннән 96 укучы катнашты (88, 67, 89 гомуми белем бирү мәктәпләре, 81 нче балалар бакчасы, 4 нче музыка мәктәбе). Фестиваль берничә номинациядә үткәрелде: вокал, хореография, нәфис сүз һәм музыка уен коралларында уйнау.

Конкурсантларның иҗатын компетентлы жюри бәяләде, аның составына 14нче балалар яшүсмерләр үзәге, 13нче балалар театр сәнгате мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбе педагоглары керде. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Алда балаларны 10 декабрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак гала концерт көтә.

Шимбә, 17 ноябрь 2018, 11:25