Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Татпотребсоюз» предприятиеләре ярминкәсе узды. Ипподром территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясен кулай бәяләрдән республиканың 20 төбәгеннән 27 район кулланучылар җәмгыяте тәкъдим итте.

Шәһәр халкын һәм ярминкәдә катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин һәм «Татпотребсоюз» идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов сәламләде.

«Татпотребсоюз» идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, үз чиратында, кооперация ярминкәсен оештыру традициягә әйләнде, дип билгеләп үтте.

Бүген Чаллы халкы сыйфатлы, экологик чиста продукция сатып алып кына калмыйча, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышларын да тыңлады.

Җитештерүчеләр үзләренең палаткаларын бизәү эшенә креатив яктан килделәр. Ярминкә мәйданчыгында сыер ите, сарык ите, кош ите (каз, үрдәк, тавык), төрле сөт продукциясе, бәрәңге, яшелчә, ярма, ашлык, камыр ризыклары һәм башкалар бар иде.

Бүген ярминкә мәйданчыкларына барлыгы 16,8 млн сумлык 380 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде.

Шимбә, 17 ноябрь 2018, 12:23