Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17, 21, 28, 51 һәм 58 нче мәктәпләр хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары шәһәребезнең җәяүлеләр кичү урыннарында рейдлар үткәрделәр. Балалар җәяүлеләргә белешмәлекләр тараттылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген, киемнәрдә яктылык кайтаручы элементлар булу мөһимлеген аңлаттылар.

«Машина йөртүчегә хат» профилактик акциясе Сөембикә проспекты белән Хәсән Туфан проспекты киселешендә үткәрелде. 46нчы урта мәктәп укучылары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр һәм мәктәп укучылары тарафыннан машина йөртүчеләргә язылган хатлар тараттылар. Хатларда балалар аларга юлларда игътибарлы булуларын, балалар бакчалары һәм мәктәпләр янында тизлекне киметүләрен, юл йөрү билгеләренә игътибар итәргә кирәклеген, исерек хәлдә руль артына утытырга ярамаганлыгын искәрттеләр.

Автоинспекциянең шәхси составы муниципаль хезмәткәрләр һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә биш гомуми белем бирү учреждениесендә булды. Алар 21, 22, 24, 33 һәм 54 нче мәктәпләр коллективлары алдында лекцияләр белән чыгыш ясадылар. Укучыларга һәм педагогларга яшь җәяүлеләр һәм велосипедчылар зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре турында сөйләделәр, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен җиткерделәр, өс-киемендә һәм рюкзакларда яктылыкны кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеге турында искә төшерделәр.

Иң кечкенә чаллылылар да игътибардан читтә калмады. ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә булдылар. Мәсәлән, «Айгөл» балалар бакчасында тәрбиячеләр белән берлектә «Юлдагы капканнар» дип исемләнгән танып-белү уены үткәрелде. «Алан» балалар бакчасында нәниләр өчен «Светофор артыннан сәяхәт» уены оештырдылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен, юлларда саклану чараларын ныгыту, үз киемнәрендә яктылыкны кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында белделәр. 

Шимбә, 17 ноябрь 2018, 16:14