Мы в социальных сетях

3 декабрьдә Яр Чаллыда, «Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (шахмат-шашка клубы) 10 нчы студентлар Спартакиадасы старт ала, шахмат буенча ярышлар узачак. Ярышлар 14:00 сәгатьтә башлана.

Шахмат буенча ярышлар кысаларында гомуми зачетта 9 нчы студентлар Спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Узган уку елы дәвамында шахмат, тимераякта шуу спорты, волейбол, чаңгы ярышлары, йөзү, җиңел атлетика һәм мини-футбол кебек ярышлар үтте. Чарада 1000 гә якын студент һәм җанатар катнашты.

Шахмат буенча ярышларда Яр Чаллы шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары командалары катнашачак. Тулырак мәгълүматны 39-68-29 телефоны буенча белергә була. Гаризалар 28 ноябрьгә кадәр электрон адреска gsschelny@mail.ru кабул ителә. Аларда ике студенттан торган (егет һәм кыз) командалар катнаша ала.

Чәршәмбе, 28 ноябрь 2018, 16:36