Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне – Лилия Петровна Минзәләева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова тапшырды.

Лилия Петровна ТАССРның Аксубай районы Кече Сөнчәле авылында туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлый, алга таба белем алу мөмкинлеге булмый. Лилия Петровна зур гаиләдә үсә, анда әти-әниләренә хуҗалыкта ярдәм итә һәм балаларны карарга булыша. Сугыштан соң Нурлат районының Елаур авылы почта бүлегендә эшли. Кияүгә чыгып, бәхетле гаиләдә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

Лилия Минзәләева «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән, алты юбилей медаленә ия. 

Дүшәмбе, 19 ноябрь 2018, 11:20