Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев үсеп килүче «Җиһазлар базасы» сәнәгать мәйданчыгы эшчәнлеге белән танышты. 35 га мәйданлы әлеге сәнәгать паркы шәһәрнең сәнәгать өлешендә М-7 трассасы янәшәсендә, КАМАЗның элеккеге базаларында урнашкан. Гамәлгә куючылары – физик затлар, соңгы дүрт ел эчендә элек ташландык мәйданнарны төзекләндерделәр. Бүген территориядә 30лап Россия һәм чит ил компаниясе урнашкан.

«Сәнәгать паркы милекчеләре бүген резидентларны җәлеп итәләр, аларга яхшы шартлар тудыралар. Корпусны ремонтлаудан башлап, җылылык, электр, коммуникацияләр белән тәэмин иттеләр. Биредә яхшы аренда түләве билгеләнгән – кв метр өчен 100-120 сум. Совет чорында төзелгән бу корпусларда әкренләп җитештерү тормышын җанландыра алар. Кайдадыр 20 яки 50, кайдадыр дүрт кеше болар барысы да эш белән тәэмин ителүчеләр. Менә шуның белән шәһәрдә җыела торган салымнар санының 16% ка артуы да күзәтелә. Автокаланың уңышы менә шундый зур булмаган предприятиеләрдә», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сәнәгать зонасы территориясендә урнашкан предприятиеләр автомобиль төзелеше белән бәйле түгел. Мәсәлән, парк резиденты «СП ДЕТАЛЬ» ҖЧҖ Haier заводы өчен комплектлы җиһазлар әзерләү белән шөгыльләнә. «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булган  «МАКМЕТАЛЛ» компаниясе арматур төзелеш челтәре чыгара.

Тиздән «Эко – көч-Яр Чаллы» компаниясе җирле  алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясерезидентлары арасына керергә ниятли. Предприятие катлаулы-көнкүреш техникасын утильләштерү һәм агач калдыкларын, пластикны эшкәртү белән шөгыльләнә. Шәһәр мэрына яраксыз хәлгә килгән иске суыткычлар, кер юу машиналары, компьютер техникасы эшкәртелә торган цех күрсәтелде.

Паркның идарәче компаниясе булып - «ТРИО ГРУПП»идарәче компаниясе тора. Якындагы өч елда сәнәгать паркы җитәкчелеге планында булган мәйданнарны җитештерү мәйданнарына максималь рәвештә үзгәртү, диңгез контейнерларын кабул итү һәм җибәрү мөмкинлеге булган мультитимер юл терминалы төзү, 50 тонналы кран урнаштыру күздә тотыла.

Барлык предприятиеләрдә булганда шәһәр мэры Наил Мәһдиев эш шартлары, хезмәт хакы дәрәҗәсе, кече һәм урта бизнеста очрый торган кыенлыклар белән кызыксынды. Очрашу хезмәттәшлек перспективалары һәм шәһәр хакимияте эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү турында фикер алышу белән тәмамланды.

Дүшәмбе, 19 ноябрь 2018, 16:52