Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казан шәһәренең «Пламя» балалар сәламәтләндерү лагере базасында «Син эшмәкәр» Татарстан Республикасында яшьләр эшмәкәрлеген үстерү федераль программасы кысаларында «Мәктәп компанияләре 2018»белем бирү сменасы узды.

«Яшь эшмәкәр» республика семинарында республиканың 15 шәһәр һәм районыннан командалар катнашты. Анда Яр Чаллы шәһәрен 1, 23, 24 нче мәктәпләре һәм Гали Акышисемендәге 84 нче лицей-интернатыннан дүрт команда тәкъдим итте.

Семинарның беренче чарасы Ләлә Бикчентаевадан кереш мастер-класс булды. Өч көн дәвамында укучылар үз идеяләрен эшләделәр, креатив фикерләүне үстерделәр, социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәнделәр, проектларны тәкъдир итү әзерләделәр һәм үз реклама роликларын төшерделәр. Барлык теоретик белемнәрне укучылар, семинарда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, практикада сынап карадылар.

Семинар нәтиҗәләре буенча Чаллының «Аккош» командасы (Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей - интернат), шулай ук Болгар һәм Казан шәһәрләре командалары җиңү яуладылар.

Дүшәмбе, 19 ноябрь 2018, 16:39