Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14-18 ноябрь көннәрендә Одинцово шәһәрендә тхэквондо буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда илнең 38 төбәгеннән 1100 спортчы катнашты. Анда Республикабыз данын яклап 12 спортчы көч сынашты.

Никита Чичеров берьюлы ике алтын медаль яулады - тули һәм 60 килограммнан артык авырлык категориясендә спаррингта. Шулай ук Полина Казакова ике медаль – көмеш һәм бронза яулады. Мария Красильникова  – тули буенча да, 42 кг га кадәр спаррингта да бронзага ия булды. Азамат Сахаров, Максим Толокнов, Дамир Давтян, Айнур Адиев, Булат Ногманов тули төре буенча көмеш, Рәмис Агрусев һәм Софья Макаровалар бронза медальләр оттылар. 45кг га кадәр яшьләр арасында спаррингта көмеш медальне Тимерхан Морасов яулады. Шулай ук 63 кг га кадәрле ир-атлар арасында спаррингта Радик Гыйззәтуллин бронзага лаек булды.

Команда барлыгы 15 медаль отты. Спортчыларны ярышларга әзерләүче тренер М. В. Малахов

Дүшәмбе, 19 ноябрь 2018, 17:07