Шимбә, 23 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«ПАД» МУП кышкы сезонга 168 берәмлек кышкы чистарту техникасы әзерләгән, аларга отваллы КамАЗлар, щеткалар, сыек реагентлы автоцистерналар, ком сибү җайланмалары булган зур йөк автомобильләре, роторлы кар чистарткычлар һәм башка кар чистарту техникасы керә. Хәзерге вакытта линиядәге хезмәткәрләр саны 300 дән артык кешене тәшкил итә. Эшләр тәүлек буе, ике сменада алып барыла. Һәр сменада 70 берәмлек техника кулланыла. Шәһәр юлларында бозлавык булдырмас өчен, сезон дәвамында ком, тоз, реагентлар запасы әзерләнгән.

"ПАД" муниципаль унитар предприятиесендә билгеләп үтүләренчә, Яр Чаллыда карның беренче көнендә ике атналык норма явым-төшем яуган, 40 берәмлек техника көндез һәм 40 берәмлек төнлә эшләгән. Бүген шәһәр юлларына 70 берәмлек техника чыкты.

Шимбә, 24 ноябрь 2018, 09:51