Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Алтын крафт» декоратив-гамәли иҗатының региональ конкурс-күргәзмәсенә йомгак ясалды. Нәфис күргәзмәне чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары карарга килде. Чарада гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, 7-18 яшьлек клуб һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Конкурска Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск районнарыннан 82 эш алынды.

Иҗади эшләр «Открытка», «Чигү», «Яндырып эшләү» «Агачтан кисеп ясау», «Пыялада рәсем», «Пэчворк техникасында панно», «Квиллинг техникасында панно», «Табигый материал кулланып панно әзерләү», «Оригиналь техникада башкару» номинацияләрендә тәкъдим ителде. Аларны бәяләү өч яшь категориясендә үткәрелде: 7-10 яшь (кече); 11-14 яшь (урта); 15-18 яшь (өлкән).

Барлык катнашучылар да конкурста актив катнашкан өчен мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләр һәм лауреатларның исемнәре белән биредә танышырга мөмкин.

Сишәмбе, 20 ноябрь 2018, 09:31