Мы в социальных сетях

6 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә «Мин-тикшеренүче!» мастер-класс сериясе кысаларында «Максатны, объектны һәм тикшеренү предметын ничек дөрес сайларга?» дигән мастер- класс узачак.

Очрашу тематикасы түбәндәге юнәлешләргә кагыла: «Максат нәрсәдән башлана»; «Объект предметтан нәрсә белән аерыла»; «Нәрсә ул тикшеренү мәсьәләсе».

Мастер-классны «Яр Чаллы шәһәренең яшь галимнәре, студентлар һәм аспирантлары» яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе, КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты аспиранты Елена Рассолова үткәрә.

Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 08:05