Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының «ТИСБИ» идарә университетында I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Чара Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулуга багышланган иде. Төп тема – «Хәзерге Россия фәне: проблемалар һәм үсеш перспективалары». Чара программасы кысаларында катнашучылар пленар утырышта булдылар. Конференция дүрт юнәлеш буенча оештырылды: «Юридик фәннәр», «Гуманитар фәннәр», «Икътисадый фәннәр», «Менеджмент». «ТИСБИ» укытучылары үз докладларында проблемалы темалар күтәрде.

Чараны юридик һәм гуманитар дисциплиналар кафедрасы профессоры, юридик фәннәр кандидаты Зөфәр Гатауллин оештырды: «Конференция «Бөтенроссия» статусына лаек. Анда «ТИСБИ» укытучылары – Яр Чаллы һәм Әлмәт филиалларыннан, шулай ук баш югары уку йорты укытучылары да катнашты. Моннан тыш, Белгород кооперация, икътисад һәм хокук университеты, Омск юридик академиясе вәкилләре дә бар иде. Мондый очрашуларны киләчәктә дә оештырырга планлаштырабыз».

Сишәмбе, 20 ноябрь 2018, 10:28