Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

24 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә пауэрлифтинг буенча «Фактория» шәһәр ачык чемпионаты һәм Гран-при, аның аерым хәрәкәтләре, пауэрспорт һәм армлифтинг буенча ачык чемпионат узачак. Ярышлар «Планета Фитнес» спорт клубы мәйданчыгында үткәрелә.

Оештыручылар сүзләренә караганда, пауэрлифтинг һәм армлифтинг буенча турнирлар беркайчан да Татарстанда шулкадәр спортчыны җыймаган. Идел буе округы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка төбәкләреннән 175 кеше катнашырга теләк белдереп гариза биргән. Татарстан Республикасын ике команда –  Чаллының һәм Бөгелмәнең җыелма командалары, шулай ук Әлмәт һәм Иннополис командалары тәкъдим итәчәк. Турнир мәйданчыгында физик мөмкинлекләре чикләнгән атлетлар да чыгыш ясаячак.

Чәршәмбе, 21 ноябрь 2018, 15:57