Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районда Бөек Ватан сугышы ветераны Елена Порфирьевна Балакаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте.

Елена Порфирьевна Минзәлә районы Мәлкән авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм 1960 елга кадәр туган авылы колхозында эшли. 1960 елда Ижевск шәһәренә күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы тимерчелек заводында эшли. 2005 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә.

Елена Балакаева «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 20 ноябрь 2018, 14:22