Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 ноябрьдә Татарстан архив хезмәте 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Хәзерге вакытта республика архивларында 25 929 фонд исәпләнә, аларда 7,4 млн саклау берәмлеге бар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова билгеләп үткәнчә, республиканың архив фонды – Ленинград өлкәсе, Мәскәү һәм Түбән Новгород фондларыннан соң иң зурысы. Биредә аеруча кыйммәтле документлар саклана, алар арасында XVI гасыр уртасына караган Рус патшабикәләре Мактау грамоталары, Габдулла Тукай фотолары, аның «Ике кояш» шигыренең кулъязмалары, шагыйрь Муса Җәлил, Евгений Баратынский, татар революционеры Мулланур Вахитовның хатлары, 1937 елгы Татарстан АССР Конституциясе бар. Хәзер республиканың архив хезмәтендә ТАССР тарихында барлык норматив-хокукый актларны цифрлаштыру буенча масштаблы эш алып барыла. Яр Чаллы шәһәре муниципаль архивында сакланучы документларны цифрлаштыру буенча эшләр башланды. Дәүләт архивында цифрлаштырылган эшләрнең уртача саны 120 мең 783 саклау берәмлеге тәшкил итә. Хәзерге вакытта 3,8%ы цифрлашкан, бу иң мөһим документлар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Шәһәр Башкарма комитетының архив бүлегендә бераз алданрак Чаллы укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Архив бүлеге җитәкчесе Люция Шәмсевәлиева аларга шәһәр архивларында нинди документлар саклануы турында сөйләде. Укучыларга бигрәк тә «Яр Чаллы шәһәре Бөек Ватан сугышы еллары чорында» темасы буенча фикер алышу ошады.

Сишәмбе, 20 ноябрь 2018, 16:19