Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«ҖырлаОке» музыкаль конкурсының беренче этабында шәһәрнең югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентларының сигез командасы катнашты.  Беренче этапта командаларга алдан әзерләнгән җырны татар телендә башкарырга, композицияләрне белергә кирәк иде. Беренче этап нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының «Татар яшьләре» командасы максималь 22 балл җыйды. «Йолдызлык» (Яр Чаллы сәнгать көллияте) һәм «Киш-миш» (В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы көллияте) командалары 18әр балл алды.«Кызлар-йолдызлар» (Яр Чаллы педагогия көллияте) һәм «Федераль куркынычсызлык хезмәте» (В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы) командалары исәбендә 15 балл. 12 баллны «Көмеш яшьләр» командасы (Яр Чаллы политехника көллияте), 10 баллны - «Сәламәт кызлар һәм малайлар» командасы (Яр Чаллы медицина көллияте) җыйды. «Логистлар» командасы (В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы көллияте) алты балл алды.

«ҖырлаОке» музыкаль конкурсының икенче этабы 28 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә узачак.

Сишәмбе, 20 ноябрь 2018, 16:32