Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә узган очрашуның чираттагы спикеры Лера Хабарова чыгыш ясады. Ул күпләргә Лера Калера исеме астында таныш. Танылган мастер-визажист үзенең матурлык серләре белән уртаклашты. Инстаграммда аның 25 меңнән артык язылучысы бар. Визажистның социаль челтәрдәге битендә косметика, бизәнү серләре һәм башкалар турында файдалы мәгълүмат табарга мөмкин.

«Кунаклар» проектында Лера Хабарова тышкы кыяфәтне бизәнү нигезендә ничек үзгәртергә мөмкин булуы турында сөйләде. Проектта катнашучылар очрашу ирекле, формаль булмаган шартларда узды, энергия һәм позитив бирде, дип ассызыкладылар.

Чәршәмбе, 21 ноябрь 2018, 12:23