Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

23 ноябрьдә Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Кама сәүдә юлы» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция эшендә катнашырга тарих укытучылары, музей хезмәткәрләре һәм Кама буе төбәге тарихы һәм археологиясе белән кызыксынучы барлык теләүчеләр чакырыла.

Электрон теркәлү Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты сайтында тәкъдим ителә.

Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Кама фәнни үзәге катнашында Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты оештыра.

Җомга, 23 ноябрь 2018, 09:22