Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы һәм аңа кертелүче үзгәрешләр хакындагы стратегик сессиядә катнашты. Сессия Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципалитетлар белән барды.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, 2030 елга республика алдында җыелма төбәк продукты күләмен 5 трлн сумга кадәр арттыру бурычы куела. Бәяләүләр нигезендә 2018 елда ҖТП 2 трлн 253 млрд сум тәшкил итәчәк.  

Икътисадый үсешнең төп драйверлары – нефть-газ комплексы, ул республика икътисадының өчтән берен диярлек формалаштыра, аннары машина төзелеше, аның күләме сәнәгать структурасында – 23%та артык, энергетика, бизнес өчен алга киткән инфраструктура һәм авыл хуҗалыгы. 

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, Стратегияне эшләгәндә һәм аңа өстәмәләр крткәндә республика халкының фикере мөмкин кадәр исәпкә алынды. Татарстанлылардан 3,5 меңнән артык инициатив тәкъдим керде.

Чәршәмбе, 21 ноябрь 2018, 16:10