Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бәйрәм кунакларын Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов котлады:«Сез нәрсә генә булуга карамастан, балаларыгызны һәрчак яратачаксыз. Алар сезнең алда зур бурычлы булган бердәнбер кешеләр. Балаларыгызның сезгә һәрвакыт хөрмәт белән карауларын, изге хәбәрләр генә китерүләрен телим», - диде ул.

Тамашачылар алдында Шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады. Һәр чыгыш ясаучы залда утыручы әниләр һәм әбиләрне  бәйрәм белән котлап җылы сүзләр җиткерде. 

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотолар өчен Радик Габдрахмановка рәхмәтен җиткерә.

Чәршәмбе, 21 ноябрь 2018, 17:13