Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Шәһәр Советының ике даими комиссиясенең уртак утырышы узды: социаль-икътисади үсеш һәм бюджет, мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча. Депутатлар 2019 елга, шулай ук 2020 һәм 2021 елларның план чорына шәһәр бюджеты өстендә эшли башладылар. Утырышта шәһәр бюджеты проектын төзүнең нигезе булып торган 2019-2021 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы да каралды.

Фаразланган план буенча доклад белән Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева чыгыш ясады.  Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы ел бәяләве буенча тулай территориаль продукт күләме 200,4 млрд сум булыр дип көтелә, бу чагыштырма бәяләрдә 101,5% тәшкил итә. 2019 елга – 211,7 млрд сум; 2020 елга – 222,5 млрд сум; 2021 елга – 235,1 млрд сум.  Тулаем территориаль продукт формалаштыруны икътисадның төп секторлары тәэмин итәчәк: сәнәгать, төзелеш, транспорт, элемтә, күпләп һәм ваклап сату.

2019, 2020 һәм 2021 елларга Яр Чаллы шәһәре бюджеты проекты белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ирина Сәгыйдуллина таныштырды. Өч еллык чорга бюджет проекты, агымдагы ел бюджеты үтәлешен бәяләүдән, салым инспекциясенең һәм социаль-икътисади фаразның хисап мәгълүматларыннан чыгып формалаштырылган дип хәбәр итте шәһәрнең баш финансисты 2019 елда шәһәр бюджетына керем 8 689 088,59 мең сум булыр дип фаразлана, чыгымнарның гомуми күләме – 8 747 168,49 мең сум. Бюджетның керем базасында 2019 елда салым керемнәре-3 981 628,80 мең сум, салым булмаган керемнәр-895 767 мең сум тәшкил итәргә тиеш. 2019 елда шәһәр бюджетара трансфертлар 3811 692, 79 мең сум күләмендә алачак.

12 ноябрьдә бюджет проекты буенча гавами фикер алышу узды.

Фараз һәм бюджет проектлары буенча фикер алышканнан соң, депутатлар Башкарма комитетка алга киткән социаль-икътисади үсеш территориясе буенча аерым бүлек белән күрсәткечләрне чыгарырга тәкъдим итте, шулай ук башка тәкъдимнәр дә ясады. Билгеле бер төзәтмәләр кертелгәннән соң, документлар кабат каралачак.

Пәнҗешәмбе, 22 ноябрь 2018, 11:27