Мы в социальных сетях

Чаллыда кышкы спорт төрләре фестивале дәвам итә. 26 декабрь көнне Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның хоккей кортында 2007 һәм 2009 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында хоккей буенча турнир узачак. Анда “Чаллы” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм балалар-яшүсмерләр клублары командалары очраша. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу әлеге хоккей корты территориясендә узачак беренче ярышлар. Ул 2018 елда республика программасы буенча төзеделе. Җәй көне биредә баскетбол, волейбол, футбол уйнарга мөмкин, ул ясалма өслекле итеп җиһазландырылган. Моннан тыш, территориядә 150 урынга исәпләнгән трибуналар һәм ике җылытыла торган чишенү-киенү бүлмәләре бар.

«Фестиваль шәһәрдәшләр арасында спортның барлык популяр кышкы төрләрен берләштерәчәк. Аңа Яр буе паркы мәйданында узачак биатлон ярышларында старт бирелә. Ярышларда 10 яшьтән алып 55 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк җиде яшь категориясе катнаша», - дип билгеләп үтте Башкарма комитетның Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов.


29 декабрьдә Яр буе паркында чаңгы ярышлары башлана. 1 км дистанциягә барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Шул ук көнне «Медео» шугалагында тимераякта шуу спорты буенча ярышлар узачак, ә боз сараенда фигуристларның күрсәтмә чыгышлары, шулай ук шәһәрнең әйдәп баручы тренерларыннан һәм спортчыларыннан мастер-класслар узачак.

Кышкы спорт төрләре фестивале автокалада беренче тапкыр уздырыла. Ул шәһәр мәйданында биатлон буенча ярышлардан старт алды.

Кышкы спорт төрләре фестивале нигезнамәсе белән биредә танышырга мөмкин. 

Биатлон буенча шәһәр беренчелеге нигезнамәсе

Чәршәмбе, 26 декабрь 2018, 08:23