Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда Яр Чаллы шәһәренең 66 гаиләсенә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды.  Чакырылган ата-аналарны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Чаллы шәһәрендә ана капиталына 39 меңнән артык сертификат бирелгән.

2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы эшли башлады – бу ана капиталы программасына 2021 елның 31 декабренә кадәр керү мөмкинлеген озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлдергәндә өч еллык мораторийны бетерү, шулай ук 2018-2020 елларда икенче балалары туачак гаиләләргә ана капиталы акчаларыннан ай саен алу мөмкинлеге каралган.

Пәнҗешәмбе, 22 ноябрь 2018, 11:04