Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару өчен гаризаларны карау комиссиясенең чираттагы утырышында ике яңа проект хупланды. ТОСЭР резидентлары статусын «Булат» ҖЧҖ һәм «Чаллы картон-кәгазь фабрикасы» ҖЧҖ алды. Предприятиеләрнең беренчесе импортны алыштыру программасы кысаларында завод төзергә планлаштыра, анда төзелеш металл конструкцияләрен, эшләнмәләрен һәм аларның өлешләрен җитештерүне башлап җибәрәчәкләр. Чыгарылышның гомуми еллык күләме 901,9 тонна тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру барышында хезмәт хакы 54 мең сум булган 45 эш урыны булдырылачак. Проектны эшләтеп җибәрү 2018 елның дүртенче кварталына билгеләнгән.

Гофрацияләнгән кәгазь җитештерү фабрикасы төзелешен «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең тагын бер яңа резиденты - картон-кәгазь фабрикасы гамәлгә ашырырга планлаштыра. Шулай итеп, елына 559 440 мең сумлык 21600 тонна гофрацияләнгән кәгазь җитештеръ көтелә. Яңа предприятие Металлургия һәм Техник урамнары киселешендә урнашачак. Яңа производствоны ачу 90 кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Предприятиедә уртача хезмәт хакы 45 мең сум булачак. Проектны 2020 елның икенче кварталына файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа предприятиеләр барлыкка килү белән «Яр Чаллы» социаль-икътисадый үсеш территориясендә резидентлар саны 29га җитте.

Җомга, 23 ноябрь 2018, 16:00