Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел бәйрәме программалары шәһәребезнең тугыз мәйданчыгында узачак. Традиция буенча, беренче булып, 14 декабрьдә Сидоровка паркында Яңа ел чыршысы утларын кабызачак. Аның артыннан Боровецкий, Энтузиастлар, Кереселидзе, Шишкин бульварларындагы чыршыларда бәйрәм чаралары старт алачак. ЗЯБ бистәсенең Кәгазьчеләр микрорайонында бәйрәм чаралары быел 17А/01 йортының капма-каршыягына күчәчәк. Азатлык мәйданында төп чыршыны ачу 25 декабрьгә, ә Җиңү паркында 27 декабрьгә планлаштырылган.

«Кайбер мәйданчыкларда чыршы куелмый, ә үсеп утырган чыршылар бизәләчәк. Мәсәлән, Кереселидзе бульварында шундый вариантны кулланырга мөмкин. Без моны практикага алырбыз дип уйлыйм, чыршыны үз кулларыбыз белән бизиячәкбез», – дип билгеләп үтте Мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова.

Чаралар белән тулырак итеп парк-менеджер Ләйсән Тукмакова таныштырды:«Быел чаллылылар каршында акробатлар, барабанчылар, төрле артистлар чыгыш ясаячак. Узган ел дог-шоу фотозонасы зур популярлык казанды. Быел шулай ук узып баручы ел символы белән фотога төшәргә мөмкинлек булачак. Кечкенә чаллылыларыбызга мини-пигги белән фотога төшүләр, җигүле хаски токымлы этләрдә шуулар кызык булачак. Спорт сөючеләр итек киеп футбол уйнаячаклар. Моннан тыш, итекләр күргәзмәсе, аларны сату оештырылачак. Чанада төрле ярышлар, Кыш бабайлар парады планлаштырыла», – дип өстәде ул.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, матбугат конференциясе вакытында турыдан-туры трансляция алып барылды, шәһәр халкы да үз сорауларын бирә алды. Язмаларны «ВКонтакте» администрациясенең рәсми төркемендә карарга була.

Пәнҗешәмбе, 22 ноябрь 2018, 13:17