3 декабрь көнне 18:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә «Кунаклар» социаль-белем бирү проекты кысаларында иҗади очрашу узачак. Проектның спикеры event-Татар Production агентлыгына, КВН Юниор-лигасына һәм Яр Чаллы шәһәренең Кама лигасына нигез салучы Рамил Әгъдиев булачак. Ул үз проектлары, планнары турында сөйләячәк, шулай ук аудиторияне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Кунаклар» проектының төп максаты – Яр Чаллы яшьләренең профессиональ һәм шәхси сыйфатларын төрле яклап үстерү, камилләштерү өчен кирәкле шартлар тудыру.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 27 ноябрь 2018, 14:00