Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр хакимияте «Танар» гаилә клиникасы белән бергә башлап җибәргән «табиб белән саф һавада йөрү» проекты популярлык казанды. Аны оештыручы – Татарстан Республикасының атказанган табибы Александр Зотов билгеләп үткәнчә – хәзер һәр шимбә көнне «Кызыл тау» мәдәният үзәгендә 200гә якын Чаллы кешесе җыела. Алар өчен лекция үткәрелә, ә аннан соң спикер белән берлектә урман буйлап йөрергә тәкъдим ителә. Нәкъ менә саф һавада йөргәндә катнашучыларның үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу, белгечнең фикерен ишетү мөмкинлеге бар.

«Алабугадан килгән коллегаларыбыз безнең проект белән кызыксынды һәм декабрь башында мондый форматта очрашулар аларда да старт ала, – дип билгеләп үтте Александр Зотов. - Дәресләр Александрия паркы янында узачак. Әлегә без ул очрашуларны айга бер тапкырга билгеләдек».

Бу шимбәдә «45 яшьтән узган хатын-кыз ул кем. Ул нинди булырга тиеш?» дигән темага шәһәрнең танылган хатын-кызлар табибы – эндокринолог-репродуктолог, психолог Светлана Хвостанцева чыгыш ясаячак.

Искәртеп узарга кирәк, 27 атна дәвамында октябрь аеннан май аена кадәр «Кызыл тау» мәдәният үзәгендә шәһәрнең танылган табиблары белән очрашулар узачак. Керү бушлай.

Шимбә, 24 ноябрь 2018, 09:03