Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү, яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм даими рәвештә спорт, туризм белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан Җиңү паркында Автозавод районының белем бирү учреждениеләре укучылары өчен спорт-туристлык полосасында каршылыкларны узу буенча ел саен үткәрелә торган ярышлар узды.

Спорт-туристлык каршылыклар полосасының ярышлары елдан-ел популярлаша бара. Узган ел ярышларда Автозавод районының унике мәктәбеннән укучылар катнашты, быел аларның саны унбишкә җитте: 15, 19, 23, 24, 27, 28, 29, 32, 34, 37, 40, 43, 48, 49, 51 нче белем бирү учреждениеләре.

Укучылар горизонталь һәм вертикаль туннель, елан, ромб, маятник кебек этапларда көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны 15 – нче мәктәп командасы, икенче урынны 43 – нче мәктәп, өченче урынны 51-нче мәктәп командалары алды. Аларга Боз Сараенда түләүсез шугалакка бару өчен чакыру билетлары тапшырылды.

Ярышларда катнашучыларның барысы да Автозавод районы администрациясе башлыгының грамоталары белән бүләкләнделәр.

Пәнҗешәмбе, 22 ноябрь 2018, 17:00