Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Башкарма комитетында террорчылыкка каршы, иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм предприятиеләрне Яңа ел һәм Раштуа чараларын үткәрүгә әзерләү чаралары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев алып барды.

Шәһәребез буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Руслан Мостафин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү чорында җәмәгать тәртибен саклау һәм әзерләү шәһәрнең Эчке эшләр органнары өчен иң җитди чараларның берсе булып тора.

«Аеруча игътибар, беренче чиратта, бәйрәм чараларының массакүләм булуы белән бәйле. Яңа ел төнендә генә, узган еллар тәҗрибәсе буенча, үзәк чыршыда 100 меңнән артык шәһәребез кунаклары һәм чаллылыларның чыгуы көтелә», - дип билгеләп үтте спикер.

Шәһәр буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Евгений Кашихин янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләде. Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучыларга массакүләм чаралар үткәргәндә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында да искәрттеләр.

Пәнҗешәмбе, 22 ноябрь 2018, 17:22