Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең Тантаналар сараенда 14 яше тулган 37 чаллылыга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Тантананы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова ачты. Чарада паспорт-виза хезмәте ветераны, 2нче полиция бүлегенең ветераннар Советы Рәисе урынбасары Зинаида Фомина, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты белгече, Яр Чаллы шәһәрендә Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Үзәк, Автозавод һәм Комсомол районнарындагы бүлек вәкилләре катнашты.

Шулай ук яшь чаллылыларны әлеге әһәмиятле вакыйга белән котларга туганнары һәм якыннары да килгән иде.

Җомга, 23 ноябрь 2018, 08:38