Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

27 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә «Нур»яшьләр үзәгендә «Яшь буынның кеше капиталын саклауга, формалаштыруга һәм туплауга юнәлдерелгән яшьләр белән эшләүнең перспектив стратегияләре» дигән шәһәр конференциясе узачак.  Конференция яшьләр эшенең ролен һәм урынын ныгыту, дәүләт органнары, гражданлык җәмгыяте структуралары һәм башка секторлар, шул исәптән социаль яклау, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният, формаль һәм формаль булмаган белем бирү, мәшгульлек хезмәтләре һәм хокук саклау органнары хезмәттәшлегенә ярдәм итү максаты белән үткәрелә.

Конференциядә катнашу өчен 14 яшьтән алып 30 яшькәчә булган яшьләр һәм төрле ведомство яшьләре белән эшләүче белгечләр чакырыла. Автокалада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру стратегияләрен эшләү буенча эшлекле уен һәм дискуссия платформасы конференциянең икенче этабы декабрьдә узачак.

Сишәмбе, 20 ноябрь 2018, 13:11