Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар планы чорына федераль бюджет турында» закон проектын соңгы укылышта кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина билгеләп үткәнчә, аңа депутатлар 300дән артык төзәтмә керткән, нәтиҗәдә яңа бюджетта социаль әһәмияткә ия өлкәләргә һәм инициативаларга ярдәм итүгә финанс средстволары арттырылган.

«Соңгы елларда без беренче тапкыр профицит бюджетны кабул иттек.  Димәк, дәүләтнең милли проектларны гамәлгә ашыру һәм социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү чыгымнарын арттыру мөмкинлеге барлыкка килде. Өч ел дәвамында милли проектлар өстәмә 5,5 трлн сумнан артык акча алачак. Әлеге проектлар нәтиҗәсендә төбәк йөрәк-кан тамырлары үзәкләрен үзгәртеп кору, халыкка онкология ярдәме челтәрен булдыру, өч яшькә кадәрге балаларны балалар бакчаларында урын белән йөз процент тәэмин итү, 900 мең өстәмә белем бирү урыны булдыру, авария хәлендәге торакларда яшәүче кешеләрне күчерү мөмкинлеген тәэмин итү», - дип ассызыклады ул.

Җомга, 23 ноябрь 2018, 14:00