Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Николай Иванович Солодянкин 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районыадминистрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырылды. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Ленар Зарипов, шулай ук ТИҮ рәисе Дөррия Ризатдинова да кушылды.

Николай Иванович Киров өлкәсенең Күлтәмәс авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында Киров өлкәсе колхозларында элемтәче булып эшли. Сугыштан соң Шурма авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 1966 елда гаиләсе белән Ульяновск өлкәсенә күчеп килә, анда да укытучы булып эшли. 1973 елда Яр Чаллы шәһәренә килә, анда пенсиягә чыкканчы 31 нче мәктәптә география укытучысы булып эшли.

Николай Иванович ике бала тәрбияләп үстерә, ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 23 ноябрь 2018, 14:31