Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану буенча ведомствоара комиссия предприятиеләрдә хезмәт хакы түбән булу сәбәпләрен, шулай ук пенсия яшендәге предприятиеләр хезмәткәрләренең хезмәт хокукларын һәм ирекләрен саклауны дәвам итә. Чираттагы комиссиядә 24 предприятиедә түбән хезмәт хакы түләү сәбәпләре каралды, әлеге предприятие җитәкчеләре белән пенсия яшендәге гражданнарның хокуклары һәм ирекләре, аларның мәшгульлеген саклау турында аңлату әңгәмәсе үткәрелде.

Комиссиядә хезмәт хакын минималь куллану бюджеты күләменә кадәр  арттырырга (ул 2018 елның II кварталыннан 14 985  сум) тәкъдим ителде.  2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 10126 сум, ә 1 майдан аена 11 163 сум күләмендә билгеләнгән. Эшчеләргә минималь хезмәт хакы түләү буенча хезмәт законнарын бозуга юл куйган җитәкчеләр административ җаваплылыкка тартылалар.

Пенсия яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча белешмәлек шәһәр сайтында икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсенең өстәмә битендә http://nabchelny.ru/company/page/38/3623 урнаштырылды.

Җомга, 23 ноябрь 2018, 14:54