Яр Чаллыда беренче төзүчеләрнең хезмәт батырлыгына багышланган монументаль комплекс өчен тавыш бирү тәмамланды. Ай дәвамында, 18 октябрьдән 18 ноябрьгә кадәр, теләге булган һәр кеше стеланың бер варианты өчен тавыш бирә алды. 16 159 кеше Чаллы шәһәренә керү юлында урнашачак монументаль комплекска карата үз фикерләрен белдерде.
Тавыш бирүдә архитектор Владимир Нестеренко варианты лидер дип табылды – 4 696 кеше аңа өстенлек бирде. Икенче урында Мәликә Шәмсиева тәкъдим иткән вариант – «КАМАЗ һәм шәһәр бердәм » (3 698 тавыш). Өченче урында-Николай Сарапуловның «Техник прогресс»сы (3 131 тавыш).
Аннары Мәликә Шәмсиева тәкъдим иткән стеланың тагын ике варианты – «КАМАЗ – кеше хезмәте җимеше» (4.1 – 2 024 тавыш һәм 4.2 – 1 388 тавыш) бар. Елена Гусакның «Үсеш кыясы» (1 222 тавыш) стеласы тавыш бирү нәтиҗәләрен йомгаклый.
Халыкка уңайлы булсын өчен, Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе тавыш бирүнең өч формасын кулланды: онлайн-тавыш бирү, купоннар буенча һәм смс-хәбәрләр ярдәмендә.
«Вконтакте» социаль челтәрендә онлайн-тавыш бирү «Яр Чаллы шәһәре администрациясе» рәсми төркемендә һәм «Челны Online», «Челны Life» һәм «Челны Вкурсе» шәһәр пабликаларында узды. Чарада социаль челтәрдән 13 771 кеше катнашты.
Купоннар буенча тавыш бирү шәһәрнең иң зур җиде чарасында кулланылды. Шулай ук тавыш бирү өчен урналар КАМАЗ Башкарма комитеты һәм ветераннар Советы бинасында (Яңа шәһәр, 1/06) урнаштырылды. Купоннар ярдәмендә тавыш бирүчеләрнең гомуми саны – 2183 кеше. Исегезгә төшерәбез, тавышларны санау Чаллы аксакаллары Советы вәкиле Фәйрүзә Мостафина белән бергә узды.
Социаль челтәрләргә һәм шәһәр сайтына керү мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен смс-хәбәрләр ярдәмендә тавыш бирү оештырылды. Шундый ысул белән Чаллыда яшәүче 205 кеше үзенә ошаган вариантны сайлый алды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 24 ноябрь 2018, 16:25