Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Поколение М" МТС компаниясенең Бөтенроссия хәйрия иҗади проекты һәм "Эколь" продюсерлык үзәге шәһәр Башкарма комитеты ярдәме белән автокаланың яшь биючеләре һәм җырчылары өчен вокал һәм бию юнәлеше буенча конкурслар башлануын игълан итә. Яр Чаллыда яшәүче 6-18 яшьлек балалар "Супер Хит" һәм "Бию батлы" вокал конкурсында катнаша ала. Эшләр 24 ноябрьгә кадәр pokolenie.mts.ru сайтында кабул ителә. Һәр катнашучы үз чыгышын видеоязмага төшереп, аны шәһәренең исемен күрсәтеп "Поколение М" проекты сайтында урнаштырырга тиеш.

26 ноябрьдә "Эколь" продюсерлык үзәге һәм МТС компаниясе вәкилләре составындагы жюри  җиңүчеләрне билгеләячәк. Иң яхшы эшләрнең авторлары 2 декабрьдә Чаллыда "SUPER дети Поколения М" концертында "КАМАЗ" мәдәният сарае сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Поколение М" Бөтенроссия хәйрия проекты сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм авыру балаларны дәвалауга акча җыю максатыннан МТС компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Өч ел эчендә хәйрия проекты кысаларында 16 миллион сумнан артык акча җыелган, алар 49 балага операциягә юнәлдерелгән.

"Эколь" продюсерлык үзәге 15 ел дәвамында яшь артистларны Россия һәм халыкара конкурсларга, телепроектларга әзерләү буенча эш алып бара. Үзәкнең белем бирү программасы вокал, актерлык осталыгы, блоггинг һәм телевидение өлкәсендә профессиональ педагоглар белән оештырылган дәресләрдән төзелгән. 

Шимбә, 24 ноябрь 2018, 14:52