Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

3 декабрьдә Чаллыда инвалидлар декадасы старт ала. Хәзерге вакытта автокалада 31 280 инвалид теркәләгән, шулардан 1920сен инвалид балалар (1232се - мәктәп яшендәге, 688е - мәктәпкәчә яшьтәге балалар) тәшкил итә. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов билгеләп үткәнчә, һәр инвалид бала өчен Чаллыда индивидуаль реабилитация программасы төзелә, ул медицина, физик, психологик, социаль ярдәмне үз эченә ала. Гадәти мәктәпләрдә - 552 инвалид бала, сигез коррекцион мәктәптә 680 инвалид бала белем ала, 208 шундый бала өендә укытыла. 20 кеше дистанцион белем ала. Инвалид балаларны мәктәп белеме белән тәэмин итү 100% башкарыла.

7 тернәкләндерү учреждениесендә үзенчәлекле балаларга үз-үзләренә хезмәт күрсәтү буенча югалган күнекмәләрен торгызырга, хезмәт һәм гаилә-көнкүреш эшчәнлегендә мөстәкыйльлеккә ирешергә ярдәм итәләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, комплекслы тернәкләндерү чаралары нәтиҗәсендә быел 10 бала инвалидлыктан төшерелгән (инвалидлыкның җиңел формасы булган балалар тернәкләндерү узганнан соң).

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев инвалид балаларга аерым игътибар бирергә кушты: «Шәфкатьлелек, кызгану безнең күпмилләтле халкыбызның, шәһәребезнең аерым бер үзенчәлеге булды. Ул берәүдән дә ерак йөрми, минемчә, безнең аларга ярдәм итү өчен оештыру, финанс, мораль мөмкинлекләребез бар. Автокалада эшмәкәрләр ярдәме белән гамәлгә ашырылучы «Могҗиза - балалар» партия проекты моңа ачык дәлил булып тора. Бүген бу үзәк эшли, авыр тормыш хәлендә калган балаларга файда китерә, үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләргә өмет бирә һәм ярдәм күрсәтә», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Шуны да искәртик: «Могҗиза балалар» тернәкләндерү үзәге – Татарстанда аутист балалар өчен бердәнбер үзәк. Үзәк 2014 елдан бирле эшчәнлек алып бара. 2017 елның июненнән башлап «Могҗиза-балалар» ГЭС поселогында музыка мәктәбе бинасындаэшчәнлек итә. Бу бинаны авыр менталь тайпылышлы балалар өчен дәвалау педагогика үзәгенә, Башкарма комитет бүлеп биргән. Моннан тыш, сынау проекты кысаларында «Могҗиза-балалар» фонды белән берлектә 3 һәм 53 номерлы мәктәпләрдә аутистик спектрлы балаларны укыту өчен ресурс сыйныфлары ачылды.  Шәхси дәресләр үткәрү өчен ресурс кабинетлары җиһазландырылган.

«Бердәм Россия» партиясе - «Ныклы гаилә» проектын тормышка ашыру кысаларында «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге базасында «Бергә булдырабыз» республика проекты башкарыла.

Дүшәмбе, 26 ноябрь 2018, 09:05