Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр балалар һәм иҗат үзәгендә «Тату сыйныф серләре»ата-аналар комитетлары республика конкурсының шәһәр этабы булып узды. Анда конкурсның район этабында финалга чыккан тугыз команда ярышты. Автокаланың өч районы арасында конкурста барлыгы 36 белем бирү учреждениесе катнашты. Финалга 1, 15, 20, 29, 54, 56, 60, 61, 77 мәктәпләренең ата-аналар кометлары чыкты.  

Шәһәр этабында катнашучылар жюрига «Безнең күңелле дус классыбы!з» команданың визит карточкасын «Гаилә һәм мәктәпнең  үзара хезмәттәшлеге» проектын һәм «Тату сыйныф серләре!» күргәзмәсен тәкъдим итте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 29 нчы гимназия һәм 77 нче гимназия ата-аналар комитетлары җиңүче булды. Икенче урынны 61 нче гимназия командасы, өченче урынны 54нче гимназия укучылары һәм әти-әниләре алды.

Дүшәмбе, 26 ноябрь 2018, 11:07