Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк шәһәр китапханәсендә "Үксезләр" ("Сирота") кинофильмының иҗат төркеме белән очрашу узды. Кичәгә фильм режиссеры, Татарстанның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали, "Үксезләр" повесте авторы, шагыйрь, язучы, продюсер Равилә Шәйдуллина, режиссер, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТНВ каналында "Күчтәнәч" программасын алып баручы Әлфинур Хисами һәм актриса, продюсер Миләүшә Сәлахетдинова килгән иде. Очрашуга язучылар һәм шагыйрьләр, аларның иҗатын яратучылар, дуслары һәм якыннары җыелды.

"Үксезләр" ("Сирота") фильмы сюжеты аның тирәсендә драма, түбәнсетү, кеше хәленә керү, игелек һәм кешелеклелек булган ятим кыз турында сөйли.

"Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр авторның шигырьләрен укыдылар, шулай ук кичә дәвамында аның прозаик әсәрләреннән өзекләр дә яңгырады.

ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина башкаруында җыр очрашу кунаклары өчен бүләк булды.

Дүшәмбе, 26 ноябрь 2018, 13:01