Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Петрова Лидия Григорьевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Лидия Григорьевна Курган өлкәсенең Островка авылында туа. 1935 елда мәктәпкә укырга китә. Биш сыйныфны тәмамлый. 1943 елда колхозга эшкә урнаша. Бөек Ватан сугышы елларында басуда эшли, йон эрли, солдатларга фронтка җибәрү өчен оекбашлар һәм бияләйләр бәйли. Лидия Григорьевна фронттан 1952 елда кайткан егеткә кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта юбилярның 26 оныгы, биш оныкчыгы бар. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь фидакарь хезмәте өчен”,  “Хезмәт ветераны” медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләр Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова тапшырды. Котлауларга Автозавод районының Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская һәм “48 комплекс” ТИҮ рәисе Валентина Марова да кушылды.

Дүшәмбе, 26 ноябрь 2018, 13:40