Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 декабрьдә Яр Чаллыда Бөтендөнья иреклеләр көнен билгеләп үтәчәкләр. “105 универсам” территориясендә масштаблы чаралар планлаштырылган. 8:00дән 12:00 сәгатькә кадәр “Иреклелек яшәү рәвеше буларак” флешмобы узачак. 12:00дән 17: 00гә кадәр «Активлык, иҗат, яшьләр таланты” флэшмобы, 17:00дән 21:00гә кадәр “Кайнар йөрәк” флэшмобы үткәрелә. Чараларда ике меңгә якын волонтер катнашыр дип планлаштырыла.

19:00 сәгатьтә “Шатлык” яшьләр үзәгендә Яр Чаллы шәһәрендә иреклеләр эшчәнлеге елына йомгак ясалачак. Волонтерларның зур бәйрәме яңа форматта узачак-бәйрәм кунаклары өчен кавер-төркем чыгыш ясаячак, истәлекле бүләкләр тапшыру, шулай ук шәһәрнең популяр диджейларыннан дискотека оештырылачак.

Чәршәмбе, 14 ноябрь 2018, 14:36