Мы в социальных сетях

4 декабрьдә 14:00 сәгатьтә “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнар кабул ителәчәк. Консультацияне социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре, суд приставлары үткәрәчәк.

Язылу өчен телефон: (8552) 71-92-07.

"Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Сидоровка бистәсе, Грин урамы, 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Сишәмбе, 4 декабрь 2018, 09:38